Приветствую Вас Гость | Регистрация | Вход


















Федерация Шахмат Республики Татарстан

Меню сайта
Спонсор ФШ РТ
Кубок Нежметдинова
Nezhmetdinov rapid
Категории раздела
Местные новости [920]
Все соревнования [1406]
проходившие в ЦСДЮШШОР
Результаты наших спортсменов [404]
за пределами Республики Татарстан
Форма входа
Логин:
Пароль:
Поиск
Календарь
«  Март 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Статистика
Архив записей
Главная » 2014 » Март » 12 » Турнир в Кукморе
08:51
Турнир в Кукморе

Кукмарага халыкара  гросмейстер килде

 

7 мартта Манзарас урта мәктәбендә 3нче төбәкара шахмат турниры үткәрелде.  Анда Казан,  Кукмара,  Биектау, Арча,  Саба, Балтач, Түбән Кама, Җәлил поселогы, Вятка Аланы шәһәренең иң көчле шахматчылары катнашты.

  Турнир кысаларында республиканың шахмат федерациясенең күчмә  утырышы булды. Анда федерациянең башкаручы директоры Лилия Тимурова, шахмат буенча Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Нәркиз Сәйфетдинов, районнарның яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре  җитәкчеләре катнашты.

Утырышта республикада шахмат тренерлары, хөкемдарлар әзерләүне яхшырту,  һәр балалар бакчасында ,  мәктәптә шахмат түгәрәкләре булдыру  турында сөйләшенде.  Бу уңайдан соңгы елларда республикада  беркадәр уңай үзгәрешләр барлыкка килгән. Саба районында, мәсәлән, барлык мәктәпләрнең башлангыч сыйныфларында шахмат махсус дәрес буларак  керә.  Турнирны оештыручылар Кукмара районы шахматчыларының уңышын аерым билгеләп үттеләр. Безнең укучылар да, өлкәннәр дә республика, Россия күләм ярышларда призлы урыннар яулыйлар. Бездә шахматны уйнаучылар гына түгел , хәтта аны ясаучылар да бар.  Шундый осталарның берсе - Таһир Ямалов ясаган шахмат фигуралары,

өстәлләр турнирга килгән һәркемдә кызыксыну уятты. Утырышта кукмарада шахмат мәктәбе ачу мәсьәләсе каралды. Аның өчен бина бирелгән инде. Хәзер аны ремонтлау, җиһазлау бурычы тора.

Турнирның үзенә килгәндә исә , анда иң күп балл туплап биектаулы Гарун Нуриев җиңүче булды һәм төп бүләк- телевизор белән бүләкләнде. Кукмарадан Александр Васильев, Айнур Җиһаншин, Ильгиз Хаҗиевлар 3-5 нче урыннарны яуладылар. Мәктәп балаларыннан Ирек Галиев, Диана Гарәфетдинова, Илфар Садрутдинов, Иркә Гыйльметдиновалар әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр.

 Турнирны оештыручы Артур Зәкиев җиңүчеләргә  Дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Ахырдан Казанда яшәүче халыкара класслы гросмейстер Артём Ильин  (рәсемдә) берюлы 12 тактада сеанс үткәрде.

 

Фоторепортаж

                                   Рәшит МИНЕГАЛИЕВ. Автор фотосы

Категория: Все соревнования | Просмотров: 1732 | Добавил: kenst | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]